Пәнҗешәмбе көнне, 16 гыйнварда, Нурлатта аязучан болытлы һава булачак. Төнлә бераз кар, урыны белән буран. Көндез явым-төшем көтелми.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез һаваның максималь температурасы -7..-10, төнлә аязганда -12гә кадәр.
Юлларда бозлавык.