Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүнең фаҗигале нәтиҗәләргә китерүен искәртә!
Исерек машина йөртүчеләр юл хәрәкәте иминлегенә иң актуаль куркыныч тудыруның берсе булып тора. Еш кына исерек хәлдә машина йөртүчеләр катнашындагы юл һәлакәтләре коточкыч нәтиҗәләргә китерә: кешеләр үлеменә һәм җәрәхәтләнү белән тәмамлана.
Әгәр сез транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүнең шаһиты булсагыз, бу хакта аноним рәвештә Нурлат районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә кире элемтә боты аша хәбәр итәргә мөмкин: @trezvi_bot