Бу көннәрдә биредә «Скипетр» сортлы уҗым бодаеның гектарыннан 55 центнерга якын уңыш җыялар.
Фермер әйтүенчә, бу әле чик түгел. 120 гектарлы басуның кайбер урыннарда уңыш тагы да мулрак булырга охшаган.
- Аллаһы Тәгалә быел хәтта ялкауга да кат-кат син үстер дигән кебек бик матур һава торышы бирде.Быел начар уңыш алу гөнаһ булыр иде, - ди Наил Атауллович елның игенчеләр өчен бик уңышлы килүенә шөкер итеп.
Хәер, фермерның елның-елында уңыш начар булмый. Быелгы икмәкле елда исә алар аеруча сокланып туйгысыз. Тиешле технологияләрне истә тотып, аның өчен чын-чынлап янып-көеп хезмәт кую нәтиҗәсе дә бу. Чөнки Наил Хәйбуллинның фермерлык юлын сайлавына 14 ел инде һәм вакыт узган саен тәҗрибәсе дә артканнан-арта бара.
- Уңыш әйбәт булсын өчен, беренче чиратта, җирне яхшы итеп эшкәртергә кирәк. Орлык та мөһим роль уйный. Мин орлыкны ел саен тулысынча алыштырам һәм супер элиталы орлык кына чәчәм, - диде Наил Атауллович, күпьеллык эш тәҗрибәсе белән уртаклашып. - Үсемлекләрне тырмалау, ашламалар кертү дә файдага гына. Басулар кардан ачылуга, һәр гектарга 1,5 центнер аммиак селитрасы керттек, ике-өч атнадан янәдән 1 әр центнер исәбеннән ашладык.
Уракка төшүләренә 5 көнләп кенә әле. Көннәр урып-җыю өчен бик уңайлы тора, шуңа да, үзе әйтмешли, бу араларда кырдан кайтып кермиләр дә диярлек. Шөкер, бар эшне дә башкарырга техникасы да, кешеләре дә җитәрлек. Хуҗалыкта даими хезмәт куючы 4 кеше янына өстәмә рәвештә тагы өч эшчене җәлеп иткәннәр. Салихҗан Мотыйгуллин "Нива” комбайнын иярли, Тәлгать Хуҗиәхмәтов ташып тора. Янәшәдә генә тагы бер механизатор Владимир Дарьин, пар җирләрен эшкәртә. Киләсе ел уңышын ел да алдан кайгыртып, әзерлек эшләрен тиешенчә башкаралар хуҗалыкта.
- Пар җирләрен быел инде 13нче тапкыр эшкәртәбез. Яңгырлар еш яугач, чүп үләннәре күп булды. Хәзер менә туфрак көзге чәчүгә әзер дияргә була, - диде Владимир Дарьин. Механизаторлар бирегә Зирекледән генә түгел, күрше Биккол, Илюткино авылларыннан да килеп эшлиләр. Әйтүләренчә, фермер һәркайсына терлек азыгы белән дә булыша, аена ике тапкыр хезмәт хакын да түләп бара.
Гадәттәгечә, җыелган бөртекне урнаштыру белән дә проблема юк. Фермерның телефоны бу көннәрдә тынмый – комбайн бункерыннан коп-коры булып төшүче гәрәбәдәй ашлыкны алырга теләүчеләр бик күп. Ерак авыллардан да киләләр. Зирекленең үзендә яшәүчеләр дә терлек-туар, кош корт өчен бөртекне ерактан эзләп йөрергә туры килмәвенә шатланып туя алмый. Менә Хәмит Хуҗиәхмәтов белән Рәфыйк Галимов та яңа суктырылган ашлыкны быелга җитәрлек һәм әле киләсе елгыга да запас итеп алып калырга ашыкканнар.
– Авыл җирендә терлек асрамыйча яшәп булмый. Сыерлар, сарыклар, тавык-чебиләр, казлар бар. Тәмле ашар өчен тырышып эшләргә дә, азыгын да сатып алырга кирәк. Ярый әле, авылдашыбыз Наил ел саен проблеманы хәл итәргә булыша. Быел бәясе дә кулай. Узган елда тоннасын өчен 22 мең сумнан алган булсак, быел-12 меңнән генә. Бөртекнең сыйфаты да менә дигән, алсаң үкенә торган түгел, - ди Хәмит абый.
...Басуларда арпа да өлгереп килә инде. Бодайны суктырып алу белән анысына да чират җитәчәк. Күптән түгел печәнне икенче тапкыр чаптырганнар. Аннары саламны төргәкләргә җыячаклар. Ул да түгел, көзге чәчүне дә башлап җибәрергә вакыт та җитәр. Фермер хуҗалыгында эш туктап тормый. Шунысына да игътибар иттек: биредә җирнең бер карышы да буш ятмый, аның һәр метры кадерләп эшкәртелә. Шуңа да, мөгаен, фермерның эше дә җырлап бара. Кадер - хөрмәт тойган җир һәрчак шулай рәхмәтле була ул.