Нурлатлылар «Әдәби марафон» проекты финалистларын бүләкләү тантанасында катнаштылар

2024 елның 22 ноябре, җомга

Рәзилә Шәйхетдинова җитәкчелегендәге Нурлат делегациясен проектның 31 финалисты тәкъдим итте, алар арасында педагоглар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, шулай ук балалар бакчасына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары бар. Нурлат районыннан проектта катнашучыларның иң кечесенә - 4 яшь, иң өлкәненә 65 яшь. Аларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Рәзилә Шәйхетдинова туган телне саклауда һәм үстерүдә заманча компьютер һәм интернет технологияләрен актив кулланганы өчен Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Әдәби марафонда катнашучыларга танылган язучылар, шагыйрьләр, ТР Хөкүмәте вәкилләре бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы кысаларында танылган әдәбият эшлеклеләреннән автографлар алу, шулай ук алар белән бергә фотога төшү мөмкинлеге туды. Мәсәлән, нурлатлылар танылган татар язучысы Зифа Кадырова белән истәлеккә фотосурәткә төшү бәхете елмайган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International