Алар үлән чәйләре әзерлиләр бит.
- Үләннәр җыя башлаганчы, энциклопедияне актардык, аннары интернетта эзләндек, өлкән буын авылдашларыбыздан, бигрәк тә Ольга Азяковадан, кайсыларын кулланырга мөмкин, ә кайсыларын җыярга кирәкмәве турында сораштык, – дип сөйләде үз тирәсенә волонтер хатын-кызларны туплаган авыл мәдәният йорты мөдире Гүзәл Хәмидуллина. – Урман янәшәдә генә, менә без, 6 хатын-кыз, шушы файдалы үләннәрне җыя башладык.
Кемдер мәтрүшкә, мелисса, карлыган, кура җиләге яфраклары алып килгән. Мөслимә Юлдашева, Зоя Евдокимова да файдалы үләннәр җыю белән уртаклаштылар. Кыскасы, шактый җыелган.
– Бик күп әзерләдек, аларны киптерү өчен җәй дә матур булды быел, - ди Гүзәл Исмәгыйль кызы.
Салдакайлылар волонтерлык эшчәнлеге белән күптән шөгыльләнә. Авыл мәдәният йортында китапханәче Юлия Савельева, мәдәният йорты җыештыручысы Таисия Хәмидуллина, күптән түгел улы контракт төзеп махсус операциягә киткән лаеклы ялдагы Наталья Садовникова, Светлана Галанцева һәм Гүзәл Хәмидуллина витаминлы чәйләрнең чираттагы партиясен әзерләү өчен җыелышалар. Марина Васильева исә гомумән дә көн саен биредә, мөдир әйтүенчә, араларында иң активы ул икән. Әлеге хатын - кызлар, шулай ук Ирина Васильева, Зоя Евдокимова, Галина Николаева, Флера Камалова, Елена Федорова, Надежда Михайлова, Лидия Артемьева һәм башка бик күпләр кул эшләре осталары да әле: алар сугышчылар өчен күпме җылы оекбашлар бәйләп җибәргәннәр!
- Марина Васильева үзе дә булыша, улын да бу эшкә җәлеп итә: ул маркетплейста чәй пакетларына заказ биреп, безгә аларны алып кайтып тора, – дип билгеләп үтте Гүзәл Хәмидуллина.
Чәй пакетлары белән проблемалар юк. Аларны авыл халкы көче белән җыелган акчаларга сатып алалар: кибеттә акча җыю турында белдерү элгән булганнар, кемдер акчаларны Мәдәният йортына алып килгән, волонтерлар үзләре дә җыюда катнаша, мәчет 2000 сум акча биргән.
– Зоя Иванова зур матди ярдәм күрсәтте, ул 4 пар җылы оекбаш та китерде, - дип дәвам итте Гүзәл Исмәгыйль кызы. Бу чорда авыл хатын-кызлары 1500 пакет витаминлы чәй әзерләгәннәр инде. Конфет, шикәр, шоколад белән бергә ике тапкыр өчәр тартма итеп фронтка озатканнар. Киләсе сәфәргә бәйләгән оекбашлар әзерләп куйганнар. Бәйләүләрен хәзер дә дәвам иттерәләр, бу юлы өч бармаклы пирчәткәләр җибәрергә планлаштыралар.
Аларның күбесе эшли, ә кайберләренең, мәсәлән, Таисия Хәмидуллина, Гүзәл Хәмидуллинаның, хуҗалыклары кечкенә булмаса да, хатын-кызлар волонтерлык эшчәнлегенә вакыт табалар. Соңгысының йорт хуҗалыгында 10 баштан артыграк мөгезле эре терлек шул исәптән савым сыерлар, бозаулар да бар, быел йорт кошларын гына да 200 баштан артыграк үстергәннәр. Ирексездән эшләргә, хуҗалык, волонтерлык белән шөгыльләнергә каян вакыт табалар икән дигән сорау туа.
– Сугышчыларга ярдәм итү теләге бар, - ди Гүзәл Исмәгыйль кызы. - Алар бит кемнеңдер балалары, оныклары, ирләре, әтиләре, безнең тыныч яшәвебез өчен сугышалар. Шуңа күрә тырышабыз һәм вакыт табабыз. Теләсәң, барысына да өлгерергә була. Безнең чәйләр сугышчыларга туган өйләрен хәтерләтсен иде.