Энтомофаглар үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән ничек саклый

2024 елның 23 ноябре, шимбә

“Россельхозцентр"ның Татарстан филиалы бу файдалы бөҗәкләрнең нинди төрләрен җитештерә?

Филиалның җитештерү бүлеге начальнигы Айгөл ГАБДРАХМАНОВА сөйли.

 

«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы күп еллар дәвамында үсемлекләрне саклау өчен кулланыла торган файдалы бөҗәкләр – энтомофаглар җитештерү белән уңышлы шөгыльләнә.

Бүген филиал биш төрле энтомофаг җитештерә:

- трихограмма (Trichogramma evanescens),

- гаробракон (Habrobracon hebetor),

- алтын күзле (Chrysopa carnea),

- макролофус (Masrolophus caliginosus),

- подизус (Podisus maculventris Say).

Шулай ук Безнең филиалда үсемлек корткычларының табигый дошманы булган күп кенә энтомофаглар җитештерү өчен бөртекле моль азык үрчетү линиясе бар.

Энтомофаглар үсемлекләрне биологик саклау өчен кулланыла. Аларны үсемлекчелектә куллану экологик чиста, сыйфатлы һәм куркынычсыз продукция алуга, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясамыйча, игенчелекнең органик (экологик) ысулын үстерүгә юнәлдерелгән.

Айгөл ГАБДРАХМАНОВА, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитештерү бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International