15 февральдә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Нурлаттан Зариф Кәбиров менә 33 ел инде бу – совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көнне, гадәттәгечә, йөрәк әрнүе белән һәм һәлак булган хәрби дусларын хәтерендә яңартып каршы алачак. Самара өлкәсе Чаллы Башы районының Благодаровка авылында туып-үскән егет 1983 елда армия сафларына алынганда берничә айдан ук сугышның үзәгенә килеп керермен, разведчик булып физик һәм рухи яктан иң авыр, куркыныч хәрби биремнәрне үтәрмен дип уйлап та карамаган, билгеле.

 – Ашхабадта өйрәнүләр узганнан соң, Әфганстанның Файзабад шәһәре тирәсенә эләктем, – дип ул моннан дүрт дистә елга якын элек булган хәлләрне күңеленнән тагын бер кат үткәрде.

– Кечкенәдән үк спортны ярата, каратэ белән шөгыльләнә идем, шуңа һич икеләнүсез разведка ротасын сайладым. Ел ярымга сузылган хәрби хезмәте дәверендә Зариф Әюповичка күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашырга, соңгы өметне өзәрлек хәлләрдә дә салкын канлылык һәм тәвәккәллек ярдәмендә өстен чыгарга, гомерен аямыйча, яралы солдатларны дошман пулялары астыннан алып чыгарга туры килә. Шундый канкойгыч бәрелешләрнең берсе вакытында күрсәткән кыюлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медаленә лаек була.

 – Безнең рота, ә бу 30лап разведчик, гадәттә, төнлә эш итә һәм, кишлакны азат итәргә җибәрелгән полк солдатларын дошман утыннан саклау өчен, иртәнгә кадәр тау башында билгеле бер нокталарны биләп куярга тиеш иде, – дип сөйләде Зариф Кәбиров.

 – Берсендә упкыннан барганда засадага эләгеп, ялан ут астында калдык, беркая качып та котылып булмый. Атыш барышында өч иптәшебез һәлак булды, икесе каты яраланды... Һәр адымда куркыныч көтеп тора иде. Хәтта тыныч кебек тоелган кишлакларда да. Тора-бара җирле халыкны дошманнардан аерырга өйрәндек: кулларында сөялләре булмаса, мылтыкларын эзләргә керешә идек... Якыннарымны борчымас өчен, берсенә дә Әфганстанга эләккәнемне әйтмәдем, өйгә юллаган хатларда Монголиядә хезмәт итәм дип яза идем. Моның өчен әни, ачы хәсрәт утына салмадың дип, миңа үлгәнче рәхмәт укыды. Зариф Кәбировны диндар әнисенең догалары, армиягә китәр алдыннан муенына бөти итеп таккан “Аятел-көрси” дә саклап йөрткәндер. Гомере кыл өстендә торганда да исән калуын очраклы хәл яисә язмыш дими, ни дисең.

 – Тольяттидан Евгений Бурков дигән егет белән бергә хезмәт иттек, – дип хәрби тормышыннан тагын бер вакыйганы сөйләп үтте Зариф Әюпович. – Әфганстанга кергәч, ул: “Кара әле, күпме кеше килдек. Аларның барысы да өйләренә кайтмый бит инде. Мин әниемнең бердәнбер баласы, аны газапка салмас өчен, аяксыз-кулсыз булсам да, исән кайтсам ярар иде”, – диде. Көннәрнең берсендә төнлә дозорда барганда рациям бер сәбәпсез эшләүдән туктады. Аккумуляторы да төзек иде. Бездән арттарак баручы рота солдатлары янына килдем, нишләргә? Киңәшләшә башладык. Бурковка алыштырып килергә куштылар. Үзем барырга талпынсам да, командир җибәрмәде. Женя 9-10 метр ара үтәргә дә өлгермәде, минага эләгеп, аягын өздерде... Бурковлар белән Кәбировлар бүген гаилә дуслары, элемтәләрен өзмиләр. Хәер, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр берберләренә гомерлек терәк, иптәш булып кала. Менә Файзабадның разведка ротасында 1979 елдан 1989га кадәр хәрби хезмәт узган иратлар күпме еллардан соң табышып, мессенджерларның берсендә төркем оештырып җибәргәннәр. Хәзер үзара ярдәмләшеп торалар, хәрби хәрәкәтләр чорындагы фотосурәтләрен алмашалар, исән иптәшләрен барлап, араларыннан киткәннәр турында истәлекләрен саклыйлар. Хәрби чыныгу узган, үлем куркынычы белән сыналган чын дуслык шундый була торгандыр да. Әфганстанда күргәннәре турында фикер алышулары да үзара гына кала, чөнки берсе дә хәтта якыннарына да башыннан үткәннәрне сөйләргә яратмый. Зариф Кәбиров та шундый. Тормыш иптәше Җәмилә Мингалимовна белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр алар, бүген 4 онык сөяләр. Бабалары аларның киләчәге хәзерге кебек тыныч булсын иде дип тели. Тик төшләре генә тынгы бирми. Аларда Зариф Кәбиров бүген дә совет солдаты әле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International