Кәкре Атау авылында яшәүче Кыямовлар үз савым сыерларына үзенчәлекле исемнәр бирә

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Бу – Валюта, ә монысы – Доллар, – дип елмайды сыерларын сыйпап Рузалия. Кыямовлар бар терлекләренә: сыерларга, үгезләргә, хәтта бозауларга да кушамат белән дәшәләр. Марсель белән Рузалия бу авылда туып-үскәннәр, мәктәпне дә биредә үк тәмамлаганнар. Шуңадырмы, туган җирләрендә аякларында нык басып торалар һәм киләчәккә ышаныч белән яшиләр. Башка чыгып, мөстәкыйль тормыш коргач ук терлек асрый башларга булганнар. Марсель механизатор булып эшләгән, Рузалия – терлекчелектә.

 – Без кечкенәдән үк терлек карап үстек, шуңа авылдагы тормышыбызны башкача күз алдына да китермибез, – ди хуҗабикә.

– Терлекләрне, хезмәтне ихлас яратсаң гына, аларны карау, үстерү авырлык тудырмый. Әле кайчан гына Кыямовлар 5 савым сыер асраганнар.

 – Без тормыш иптәшем белән абзарны киңәйтергә кирәк дип хәл итеп кенә куйган идек. Авыл җирлеге башлыгы Наталья Викторовна килеп, грант программасында катнашырга тәкъдим итте, – диде Рузалия Кыямова.

 – Марсель иртәдән кичкә кадәр эшли, минем көнем терлекләр карап уза, документлар белән Нурлатка йөрергә вакытым калмый иде. Шул рәвешле, авыл советы хезмәткәрләре аларны үзләре әзерләп бирде. Бик зур рәхмәт. Документларны сентябрьдә җыя башлаган идек, декабрьдә инде 400 000 сум субсидия алдык. Хәзер сыерларыбызның саны 8әү. Барысы да яхшы булса, алга таба да киңәергә дигән ниятебез бар. Ни генә димә, ә авылда хезмәт бик авыр: азык әзерләргә дә, терлекләрне карарга да кирәк. Әмма аның нәтиҗәсе сөендерә. Кыямовлар әйтүенчә, әлегә сыерларның барысы да бозауламаган икән, шуңа көн саен 4-5әр чиләк кенә сөт тапшыралар, җәй көне күбрәк булачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта 16 баш мөгезле эре терлек асрыйлар.

 – Аларны ит өчен асрыйбыз, туганнарыбызга да ярдәм итәбез, – ди хуҗалык башлыгы. Өстәвенә, хәзерге заман өчен гаиләләре дә ишле – өч балалары бар. Уллары Алмаз белән кызлары Ләйсән зурлар инде, Кыямовларның оныклары да бар. Бүген хуҗалыкта төп ярдәмчеләре – 7нче сыйныфта укучы кече уллары Азат.

 – 25 ел элек шундый программалар булса икән, – диде Рузалия, хуҗалыкларын нинди авырлык белән аякка бастыруларын исенә төшереп.

– Яшьләрнең теләге булса, хәзер авылда да бик яхшы тормыш итәргә мөмкин. Ярдәм бар. Авыл халкы тырышлык белән яши. Соңгы берничә ел эчендә Гәйтән авыл җирлегендә субсидия программасыннан 4 кеше файдаланган.

– Безнең җирлектә 361 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларда 474 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 157 савым сыер асрала, – диде җирлек башлыгы Наталья Авдеева.

 – Безнең авыл җирлеге программада берничә ел катнаша, аның ярдәмендә халык савым сыерлар асрау өчен минифермалар төзүгә тотылган чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидия алалар. Хәзер тагын ике гаилә субсидия алырга җыена, документларын әзерләп, гариза тапшырдылар инде. Финанслауны көтәләр. Авыл халкы үз хуҗалыкларын киңәйтергә әзер булганда программаларның да алар өчен никадәр үзвакытлы һәм кирәкле булуын аңлыйсың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International