2021 елның 11 октябре, дүшәмбе көн, Татарстанда матәм көне дип игълан ителде

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Татарстанда парашютчылар белән Л-410 җиңел моторлы самолеты һәлакәткә очрады.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте самолет һәлакәтендә зыян күргән кешеләр турында мәгълүматларны игълан итте.

16 кеше һәлак булды, шул исәптән ике пилот, исән калганнарның алтысы реанимациягә озатылды.

Һәлакәт урынында коткаручылар, тикшерүчеләр, криминалистлар, авария хезмәтләре эшли.

Рөстәм Миңнеханов Минзәләгә килде. Самолет һәлакәте урынында оператив штаб төзелде, аның киңәшмәсендә Республика Президенты 2021 елның 11 октябрен Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итү турында тиешле күрсәтмәләр бирде.

Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International