ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

23 мартта Чулпан авылында яшәүче Вера Яковлевна Суховага 90 яшь тулды.

Нурлатта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Рузил Гыйләҗев билгеләнде. Ул 1990нчы елгы, Казанның социаль һәм гуманитар мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган.

22-23 мартта Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе яшь көрәшчеләре Татарстан Республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Анда Расих Сәмигуллин шәкертләре Мәдинә Рахимджонова – 1нче, Вероника Дмитриева – икенче, Риваль Камалов һәм Гомәр Хәмидуллин 3нче урыннар яуладылар.

Нурлатта муниципаль заказлар бүлегенә яңа җитәкче итеп Жанна Германова билгеләнде.

22-24 мартта Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары СССРның спорт мастеры Әнәс Шәрәфетдинов истәлегенә ачык беренчелектә катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

11 марттан район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе итеп Әмир Насыйбуллин билгеләнде.

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча чаралар пплны нигезендә “Татармультфильм” берләшмәсе “Татарстан гасыры-3” Милли анимация фильмын дәвам иттерү буенча проектны тормышка ашыра.

Бүген эшлекле дүшәмбе очрашуы кысаларында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазифаны Румия Фәтхетдинова башкарачак.

Бүген, 25 март көнне, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин район активы белән планерка үткәрде.

“Бердәм Россия” партиясенең Колбай Мораса һәм Әмзә башлангыч бүлекчәләре узган атна азагында Колбай Мораса мәктәбе укучылары өчен мини-футбол турниры үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International