22-23 мартта Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе яшь көрәшчеләре Татарстан Республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Анда Расих Сәмигуллин шәкертләре Мәдинә Рахимджонова – 1нче, Вероника Дмитриева – икенче, Риваль Камалов һәм Гомәр Хәмидуллин 3нче урыннар яуладылар.