Иртәгә, 28 мартта “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә 10.30дан 12.30га кадәр Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин нурлатлыларны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен тел.: 2-28-24.
19-20 март көннәрендә Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә эшсез гражданнарны хезмәт базарына социаль адаптацияләү буенча дәресләр үткәрелде. Әлеге очрашуның төп максаты – эш югалту аркасында авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү.
Казан шәһәре "БИНК” социаль-эшлекле клубының квалификацияле белгече О.Н.Курмаева белән әңгәмә барышында эш эзләү технологиясе,
эшлекле аралашу даирәсе формалаштыру буенча темалар, шулай ук телефон аша сөйләшү техникасы каралды.
Чара ахырында һәр граждан тиешле киңәшләр алды.
Шул көннәрдә “Форпост” үзәге активистлары шәһәр урамнарына чыгып, “Без наркотикларга каршы” акциясе оештырдылар.
22 март көнне “Грани” ял-мәдәни үзәгендә “Нурлат-информ” каршында эшләп килүче “Журфак”ның газета бүлеге гамәли дәрес үткәрде.
Янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләрнең үлүенә юл куймау максатыннан 20 марттан Нурлат районы территориясендә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы темасына планнан тыш җыеннар башланып китте.
Кичә Бөгелмәдә “Зәйтүнә” төбәкара мөнәҗәтләр фестивале үтте. Анда Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да да катнашты.
Нурлатның 3нче мәктәбендә Язгы игелек атналыгы башланып китте. Мәктәп коллективы бу көннәрдә “игелек кәрзине”нә ашамлыкларр җыя.
Нурлатлылар яз килү бәйрәме Нәүрузне төрле уеннар, җыр-биюләр белән билгеләп үттеләр. Халыклар дуслыгы йорты каршында оештырылган бәйрәмдә төрле милләт халыклары катнашты.
2нче мәктәптә озак еллар физик тәрбия һәм НВП дәресләре укыткан Нил Ханнанов истәлегенә волейбол ярышлары быел 8нче тапкыр үтте.
Бүген Иске Чаллыда Советлар Союзы Герое Николай Синдярков истәлегенә чаңгы ярышлары үтте. Ул районда чаңгы сезонына матур нокта куйды.