2 апрельдә 14.00 сәгатьтә район башкарма комитетында ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча Бердәм кабул итү көне узачак. Ул “Нык гаилә” партия проекты кысаларында узачак. Нурлатлыларның мөрәҗәгатьләре район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева башлангычында каралачак.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин төзелеш буенча традицион киңәшмә үткәрде.
Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин республика программаларына кертелгән төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булды.
25 марттан 29ына кадәр илебезнең барлык төбәкләрендә Халыкара театр көне уңаеннан “Мәдәни минимум” Бөтенроссия акциясе үтәчәк.
18 апрельдә 14.00дән 15.30га кадәр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.
Су анасы балаларның Нәүруз бәйрәме турындагы белемнәрен тикшерде, Шүрәле яз кызы Нәүрузнең бүләкләрен яшерде, ә Батыр Шүрәле белән көч сынашты...
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее традицион “Татарстанның музей язы-2019” акциясен “Я гражданин России! Мин Татарстан баласы!” акциясе белән ачачак. Ул 1 апрельдә узачак. Бу көннән башлап атна дәвамында нурлатлыларны һәм шәһәребез кунакларын музейда төрле чаралар, сәнгати һәм тактиль күргәзмәләр, тематик экскурсияләр көтә. Аларны түләүсез карап булачак.
Мәктәп каникулларының беренче көнендә Нурлат гимназиясе базасында Бөтенроссия балалар атналыгын бәйрәмчә ачу чарасы булды.
Бүген Җирлекара үзәк китапханәдә Балалар китабы атналыгы кысаларында чара үтте. Анда китапханә тарафыннан игълан ителгән “Курчаклар да җанлана” район бәйгесенә йомгак ясадылар.
Бүген “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Идел буе федераль округы беренчелеге башланды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 6 команда катнаша.