Иртәгә, 29 мартта, Нурлат шәһәренең Совет урамында 6.00дән 8.00гә кадәр “Тоннель” операциясе узачак.
“Татарстан Республикасында 2014-2021 елларда террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау” өстәмә программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурс узачак.
Балалар ышаныч телефонын популярлаштыру, балаларның хокукларын яклау системасын үстерү максатыннан “Форпост” үзәге әгъзалары шәһәр урамнарына чыгып, мәгълүмати чара үткәрделәр.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны һөнәри ориентлаштыру һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча комплекслы планны тормышка ашыру кысаларында “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә балалар өчен дәрес үткәрелде.
2019 елның 29 мартында Нурлат районы Советының утырышлар залында район Советының 32нче сессиясе узачак.
25-27 мартта Аксубайда 2006-2007 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Кубогы уйнатылды. Анда Нурлат Балвлар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы 20 команда арасында җиңү яулап, Кубокка лаек булды.
Бүген, 28 мартта, 17.00дә шәһәр Мәдәният сараенда халыкара “Татар кызы-2019” бәйгесенең муниципаль этабы үтәчәк. Анда җиңү яулаган кызлар конкурсның Чистайда үтәчәк зона турында катнашачак.
“Нурлат” телерадиокомпаниясе “Спорт белән тату Нурлат – сәламәт Нурлат” проекты белән Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Грантына лаек булды. Әйтергә кирәк, телерадикомпания “Татмедиа” җәмгыятендә грантка лаек дип табылган беренче филиал булды. Коллектив Грант средстволарына ел дәвамында тема буенча 15 телевизион-документаль фильм әзерләргә ниятли.
Бүген, 27 мартта, Нурлат районының мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәяләү үткәрү буенча иҗтимагый советы утырышы үтте.
Журналистлар, блогерлар, студентлар һәм аспирантлар өчен «Семья и будущее России»-2019 Бөтенроссия конкурсы старт ала.