“Нурлат” телерадиокомпаниясе “Спорт белән тату Нурлат – сәламәт Нурлат” проекты белән Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Грантына лаек булды. Әйтергә кирәк, телерадикомпания “Татмедиа” җәмгыятендә грантка лаек дип табылган беренче филиал булды. Коллектив Грант средстволарына ел дәвамында тема буенча 15 телевизион-документаль фильм әзерләргә ниятли.