Нурлатта ГТО нормативлары тапшыручыларның саны арта. Шул көннәрдә Мәдәни үсеш үзәге коллективы да нормативлар тапшырды. Теләүчеләр исә һәр җомгада “Буровик” спорткомплексына килеп нормативлар тапшыра ала.
Шул көннәрдә район укучылары өчен “Импульс” район бәйгесе үтте. Анда балалар үзләренең авиамодельләштерү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсеннән бүләкләр алдылар.
“Бердәм Россия” партиясе авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш атнасы булдыруны таләп итә.
Шул көннәрдә Нурлат форпостлылары шәһәр урамнарына чыгып, җәяүлелергә юлларда иминлек темасына буклетлар өләштеләр.
Халыклар дуслыгы йорты 1нче май бәйрәменә әзерлекне башлап җибәрде. Ул «#МАЙСКИЙПРИВЕТНУРЛАТ» видеороликлар бәйгесен игълан итә.
“Татмедиа” АҖдә Россия-Культура, НТВ каналлары алып баручысы, педагог, МИРБИС Медиа институтының Беренче академиясе башкарма директоры Мария Штейн катнашында гамәли дәрес үте. Анда “Нурлат-информ” вәкилләре дә катнашты.
Бүген нурлатлылар Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга шәхси кабул итүгә килеп, үзләрен борчыган төрле сорауларга җаваплар ала алды.
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә төрле дәрәҗә депутатларның кабул итүләре даими рәвештә үткәрелеп тора. Аларда нурлатлылар үзләрен борчыган сорауларга ачыклык кертә, тиешле ярдәм чаралары ала. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның чираттагы кабул итүе дә нурлатлыларның зур активлыгы белән узды, кабул итүгә 14 нурлатлы язылган иде.
Шул көннәрдә районның балалар китапханәсендә “Нык гаилә” партия проекты кысаларында эшче һөнәрләргә багышланган шигырьләр конкурсы үтте.
Бүген, 28 мартта, район Советында районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы үтте.
Бүген, 28 мартта, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Юрий Синельщиков Нурлат районында булып китте.