ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2020 ел
җомга

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Югары Нурлат микрорайоны янында  Кондырча елгасын чистарту, ярларын ныгыту буенча алып барылучы эшләрнең икенче этабы белән танышты. 

Уку елы алдыннан мәктәп маршрутларына хезмәт күрсәтүче "Нурлат АТПсы" автотранспорт предприятиесендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү үткәрделәр. 

Бүген ике заманча "Акрос" кырга чыгачак. Шулай итеп, хуҗалыкта урып-җыю эшләренә 10 комбайн  эшләячәк.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин “Сөләйманов Ә.И” КФХсының алдынгы комбайнерлары – Рәмис Нямаев, Ришат Гафуров, Илгиз Әндәрҗанов һәм аларның ярдәмчеләре Максим Марковка, Радик Гыйләҗевка һәм Рәдиф Гыйбадуллинга акчалата сертификатлар тапшырды.

Нурлат балалар сәнгать мәктәбе ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында җиңүче дип танылды.
 

Бүген Нурлатның балалар сәнгать мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. 
 

"Гармония" үзәгенең социаль хезмәткәрләре Кычытканлы халкы белән "Өлкән буын"  федераль проекты һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында  "Минем Татарстан" дип аталган спорт - танып белү чарасы үткәрделәр. 

Конкурста үз эшчәнлекләрен Казанда алып баручы 23 якташлык җәмгыяте катнашкан. 


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Нурлат район электр челтәрләре 27 августта электр энергиясен план буенча сүндерү хакында хәбәр итәләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International