Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Югары Нурлат микрорайоны янында Кондырча елгасын чистарту, ярларын ныгыту буенча алып барылучы эшләрнең икенче этабы белән танышты.
"Быел бу участокта чистарту һәм тирәнәйтү эшләре планлаштырылган. Ике ай эчендә 60-70 процент эшләрне башкардык", - диде «Амальстрой плюс» төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнис Галимҗанов.