Очрашу "Грани" мәдәни-ял үзәгендә узды.
Нурлат районына эш сәфәре азагында "Татнефть" ПАОсы генераль директоры Наил Маганов яшьләр белән очрашты. Очрашу 2018 елда нефтьчеләр ярдәмендә реконсрукция ясалган "Грани" мәдәни-ял үзәгендә узды.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Наил Маганов түгәрәкләр эше белән танышты. Биредә балалар бию, шахмат, рәсем ясау һәм иҗатның башка төрләре белән шөгыльләнә.
Үзәкнең кинозалында Нурлат яшьләре белән аралашты. Очрашу "тере диалог" форматында узды. Кызлар һәм егетләр Наил Магановка һәм Алмаз Әхмәтшинга үз сорауларын бирә алдылар.