Бүген Нурлатның балалар сәнгать мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.
Конференция эшендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының бүлек начальнигы Гүзәл Мөхәррамова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина катнашты. Пленар утырышка кадәр кунаклар методик күргәзмә белән таныштылар.