Нурлат районының халык коллективлары “Чуклеме " не бизәде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Нурлатлылар чуаш халкының мәгърифәтчесе Иван Яковлевның туган авылында Кошки-Новотимбайда узган яңа уңыш бәйрәме «Чуклеме»нең кунаклары булдылар.

Нурлат районының «Чишмә» һәм «Умырзая» халык ансамбльләре Тәтеш районының традицион бәйрәмен бизәде. Аларның чыгышын мәртәбәле кунаклар да җылы кабул итте.

«Район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов безнең коллективларга бәйрәмдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә иҗади хезмәттәшлеккә өмет белдерде", - дип уртаклашты Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.

 

Бәйрәм кысаларында «Кер сари» чуаш сырасы фестивале узды, интерактив мәйданчыклар эшләде. Халык осталарының декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә зур игътибар җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International