Нурлатта тагын бер ишегалдына бәйрәм килде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Нурлатта чираттагы Тимерҗанов урамы буенча 17нче һәм 19нчы йортларның ишегалдын ачу тантанасы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында бәйрәмчә узды.

Әлеге вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин, шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров һәм шәһәр Советы депутаты Әлфия Галәүтдинова котлады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бу йортларда яшәүчеләр бигрәк тә шат иде: хәзер аларның заманча балалар мәйданчыгы бар, бу көнне алар өчен уеннар, конкурслар белән тулы күңел ачу программасы оештырылды.

Бу ишегалдын ачу көнен аларның әниләре һәм әтиләре, әбиләр һәм бабайлар да хәтердә калдырачак. Районның талантлы үзешчәннәре әзерләгән матур концерт номерлары аларның күңелләренә хуш килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International