Нурлат районы башлыгы «Южная» АФ басуларында кукуруз җыюның барышы белән танышты

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Кырда өч азык урдыру комбайны берөзлексез эшләп тора, алар чаптырган яшел массаны ташуга 16 техника җәлеп ителгән.

Нурлат районында силос өчен кукуруз җыю тулы куәтенә бара. Богдашкино авылы янындагы «Южная» АФ басуларында аеруча җанлылык хөкем сөрә. Биредә «АгроИнвест»ИКнең өч хуҗалыгыннан механизаторларның җыелма азык җыю бригадасы тупланган. Бүген биредә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин булып китте, ул эшләрнең барышы белән танышты, авыл хезмәтчәннәре белән аралашты һәм сыйфатка аерым игътибар бирергә чакырды.

«Южная» генераль директоры Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, быел биредә 2200 гектарда кукуруз үстергәннәр. Бүгенге көндә терлекчелек комплексы территориясендә 15600 тоннадан артык силос салынган, яшел массаның уңышы гектардан 170-200 центнер тәшкил итә.

Район буенча тулаем кукуруз 6700 гектарда игелде, шуның 3700 гектарында-силос, 600 гектарында-ашлык. Район буенча 36 мең тоннага якын силос әзерләнгән, бүгенге көнгә азык белән тәэмин ителеш бер терлеккә шартлы рәвештә 21,44 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International