Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 14 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 14 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен булуы һәм көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында:
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!