Җомга көнне, 10 сентябрьдә, тантаналы рәвештә Сәлимҗанов урамы буенча 19 һәм 23 номерлы күп фатирлы йортларны берләштерүче ишегалдын ачтылар. Ишегалды территориясен төзекләндерергә «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәм итте.
Бу йортларда яшәүчеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.
Барлык яшәүчеләр исеменнән Александр Савинов район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Биредә үк "Торак" идарәче компаниясе директоры Гөлзифа Мортазина актив яшәүчеләрне истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте.
Ишегалдын төзекләндерү эшләреннән соң аның территориясендә таганнар, комлык, ял өчен эскәмияләр, мәгълүмат тактасы, асфальтланган юл, автомобильләр өчен парковка барлыкка килде.