Нурлат районының 2526 башлангыч сыйныф укучысы бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән

2021 елның 12 сентябре, якшәмбе

Агымдагы уку елында район мәктәпләрендә түләүсез кайнар аш белән 2256 башлангыч сыйныф укучысы колачланган. Аның ничек оештырылуы белән без дә танышырга булдык һәм шул максаттан шәһәрнең 2нче мәктәбенә юл тоттык. Тәнәфес башланырга әле биш минуттан артыграк вакыт бар, шуңа да ашханә хезмәткәрләренең өстәлләрне сервировкалау вакытына туры килдек. Пешекчеләрдән: “Балаларга бүген нинди тәмле ризык пешердегез? – дип кызыксынам. “Бүген бездә бодай боткасы, сыер итеннән кәтлит, кәбестә салаты, ипи һәм лимонлы чәй. Моннан тыш, буфетта тагы 10лап төрдә ризык, камыр ашлары бар”, – дигән җавап алдым. Кыңгырау яңгырау белән ашханә балалар тавышына күмелә, аларга савытсаба шалтыравы кушыла. Санаулы минутлар эчендә тәлинкәләр бушап кала, ә балалар тук.

– Безнең ашханәдә бик тәмле ашаталар, мин порцияне рәхәтләнеп ашап бетерәм. Десертка җиләкҗимеш бирсәләр, аеруча ошый, – дип уртаклашты 2в сыйныф укучысы Самир Сәгъдиев. Быел мәктәпкә 666 укучы йөри. Аларны тукландыру шартларын тагы да уңайлырак итәргә мәктәп ашханәләренең азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы ярдәмгә килгән.

– Биредә үткәрелгән ремонт ярдәмендә без яңа җиһазлар – плитәләр, суыткычлар, туңдыргыч камералар, азык-төлек блогы хезмәткәрләренең эшен күпкә җиңеләйткән савытсаба юу һәм бәрәңге чистарту машиналары алдык, балалар өчен утыру урыннарын 120гә кадәр арттырдык. Бу бер тәнәфес вакытында ашханәдә параллель сыйныф укучыларының барысын да кабул итеп була дигән сүз, элек балаларны төркемнәргә бүләргә туры килә иде, – дип билгеләп үтте мәгариф учреждениесе директоры Халидә Шарапова. Пешекчеләр Айсылу Хәмидуллина һәм Ольга Ермуллинаның эш көннәре бик иртә башлана, чөнки 8гә барысы да әзер булырга тиеш. Ә яңарган ашханәнең өстенлекләрен беренче көннәрдә үк күрергә өлгергәннәр инде алар. “Мондый шартларда эшләве дә рәхәтрәк, ашханә иркен, якты”, – диделәр елмаю белән. – Мәктәбебездә туклану өчен җаваплы кеше бар, бөтен кирәкле документация алып барыла. Шулай ук ата-аналар ягыннан контрольлек итү системасы да гамәлдә. Ризыкны авыз итеп карау графигын төзедек, ягъни һәр көнне билгеле бер сыйныфтан әти-әниләр килеп, пешерелгән ризыкны авыз итеп карыйлар. Бу да балалар туклануының сыйфатын контрольдә тотарга ярдәм итә, – дип дәвам итте Халидә Рәфыйковна. Аның сүзләренә караганда, урта һәм өлкән сыйныф укучылары да туклану белән колачланган. Дәүләттән бүлеп бирелгән чаралар ярдәмендә алар да түләүсез туклана алалар. Мисал өчен, без килгән көнне әлеге категория балаларга дөге боткасы һәм чәй тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, укучылар әти-әниләре кертемнәре хисабына да туклану мөмкинлегенә ия, бу очракта менюда беренче һәм икенче ашлар, эчемлек бар.

Шәһәрнең икенчн мәктәбеннән тыш, бу җәйдә Мамык мәктәбе ашханәсенең дә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды.

 – Киләсе елда капиталь ремонт программасына районның тагын 5 мәгариф учреждениесе кертелде. Болар – Төрнәс, шәһәрнең 3, 4, 9нчы мәктәпләре, гимназия, – диде район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина. Димәк, районыбызның тагын да күбрәк укучылары уңайлы шартларда сыйфатлы туклану белән колачланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International