2021 елның 1 сентябреннән башланган гараж амнистиясе 5 ел дәвамында гамәлдә булачак

2021 елның 12 сентябре, якшәмбе

Гараж хуҗалары, ниһаять, җиңел сулый алалар: аларның мондый корылмаларны закон нигезендә рәсмиләштерү өчен мөмкинлекләре туды. Үз гаражыңны рәсмиләштерү өчен бу вакыт җитәрлек. Әмма биредә үз нечкәлекләре бар. Алар турында Без Росреестрның Нурлат бүлеге начальнигы Татьяна Морозова белән сөйләштек.

 – Татьяна Владимировна, билгеле булганча, барлык гаражлар да гараж амнистиясенә эләкми. Аларның кайсысын закон нигезендә рәсмиләштерергә була соң?

 – Мондый корылманы рәсмиләштерү өчен өч шарт бар. Беренчедән, ул капиталь булырга тиеш, ягъни чанадагы һәм “ракушка” гаражлар бу категориягә керми. Икенчедән, гараж 2004 елның 30 декабренә кадәр салынган булырга, суд яисә хакимият органнары карары белән үз белдегең белән төзелгән дип танылмаган булырга тиеш

 – Димәк, капиталь булмаган – чанадагы һәм “ракушка” гаражлар законнан тыш булып чыгамы?

 – Аерым алганда, “ракушка”ларга амнистия кагылмый, чөнки бу корылмаларга милек хокукын һәм алар урнаштырылган җирне рәсмиләштерү таләп ителми. Аларны урнаштыру җирле хакимият органнары раслаган территориаль схема белән көйләнә. Әмма гараж амнистиясе капиталь булмаган корылмаларга кагылган искәрмә дә бар – ул гараж гараж кооперативында урнашкан, ә җире даими куллануга тапшырылган очракларга кагыла. Андый вакытта гараж куелган участокны хосусыйлаштырырга мөмкин.

Гараж амнистиясеннән файдалану өчен нинди документлар кирәк?

 – Хакимият органнары (шул исәптән советлар чорындагылары да), предприятие, колхоз, предприятие профсоюзының гараж өчен участок бирелү турындагы карарлары, БТИдан гаражга алынган элеккеге техпаспорт, хәтта гаражның нинди дә булса коммуникацияләргә тоташуы турындагы документлар да таләп ителә. Кыскасы, гаражыгызга катнашы булган барлык документлар да кирәк. Алар гаражның техник планын әзерләгәндә эшне җиңеләйтәчәк.

 – Шулай да рәсмиләштерүне нәрсәдән башларга киңәш итәсез? – Әгәр дә сезнең амнистиягә хокукыгыз бар икән, иң элек участокның кадастр исәбендә тору-тормавын һәм чикләрен ачык ларга кирәк. Моны күпфункцияле үзәктә, яисә бездә, Росреестрда, шулай ук интернетта ачык кадастр картасы ярдәмендә белергә мөмкин. Аннан соң гараж хуҗасына “участокны формалаштыру” процедурасы белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Участокның муниципаль, дәүләт яисә башка милектә булуыннан чыгып, гариза тапшырыла. Ул 30 көн эчендә карала. Аннан соң участокны межалау, техник планын әзерләү, аны кадастр исәбенә бастыру һәм участокка бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан выписка алу өчен документларны безгә тапшырырга кирәк.

 – Аңлатма бирүегез өчен рәхмәт

Сорауларыгыз калдымы? Һәр пәнҗешәмбе көнне 10.00дән 11.00гә кадәр сез 2-99-01 кайнар линия телефоны буенча шалтыратып, җаваплар ала аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International