Нурлатта гриппка каршы вакцинация башланды, ә коронавируска каршы дәвам итә

2021 елның 12 сентябре, якшәмбе

Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында сезонлы гриппка каршы прививкалау кампаниясе башланды. Балалар өчен 2600 доза күләмендә вакцинаның беренче партиясе кайтты да инде. Район хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта, атааналардан ризалык алу һәм документларны тутыру буенча оештыру эшләре алып барыла.

– Бу юлы әлеге профилактика чарасы белән нурлатлыларның 60 процентыннан артыграгын колачлау планлаштырыла, – диде баш табибның эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова.

 – Барлыгы 28 000нән артыграк доза кайтыр дип көтелә. Коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштыру да актив рәвештә дәвам итә.

 – Бу чор эчендә районга 15 590 доза вакцина кайтты, ул 4 төрле. Вакциналаштыру шундый ук форматта – атнасына 7 көн дәвамында поликлиниканың прививкалау кабинетында алып барыла, пәнҗешәмбе көннәрендә прививка шикәрчеләр һәм тимер юлчылар микрорайоннарындагы табиблык амбулаторияләрендә ясала. Сәламәтлек саклау учреждениесендә шуны да искәртәләр: предприятие җитәкчеләренә хезмәткәрләрен вакциналаштыруны алдан кайгыртырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International