Нурлатта яңа ишегаллары ачылды

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Быел Нурлат шәһәрендә “Безнең ишегалды” президент программасы буенча 16 ишегалды капиталь ремонтлана. Бу көннәрдә район җитәкчелеге катнашында аларны тантаналы ачу чаралары оештырыла. Тельман урамының 23 һәм 25нче йортларын берләштергән ишегалдында әле бер ел элек кенә искергән сарайлар аның бөтен ямен җибәреп торган.

– Биредә ике катлы сарайлар, аларның беренче катында янкормалар иде, – дип уртаклашты йортларның берсендә яшәүче Лилия Мәҗитова.

– 2007 елда аларның берсендә янгын чыгып, ул ярымишелгән хәлгә килде. Һәм менә узган ел, ниһаять, әлеге территория уртак көч белән чистартыла башлады. Хәзер карагыз: кыска вакыт эчендә балалар өчен функциональ мәйданчык пәйда булды, юлга асфальт түшәлде, тротуарлар төзелде. Сөенеп туя алмыйбыз.

Нурлатлыларның шатлыгын уртаклашырга ишегалды бәйрәменә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да килгән иде.

 – Бу ишегалды – сезнең өчен. Әлеге киң, ямьле, чын шәһәр ишегалдында тудырылган мөмкинлекләрдән сез көн саен кулланачаксыз, – дип мөрәҗәгать итте ул аларга һәм киләчәктә дә бүгенгедәй әлеге матур традицияне – күршеләр арасында үзара аңлашып, тату һәм бердәм булып яшәүне дәвам иттерергә өндәде.

Идарәче компания җитәкчесе Марина Демидова да үзенең котлауларын җиткерде һәм кайбер яшәүчеләргә бүләкләр тапшырды. Аларның берсе – Ольга Сидорова биредә 41 ел яши инде. "Биредә ничек ямьле, матур булды"  - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Кариев урамындагы 34 һәм 36 йортлар ишегалдында Президент программасы ярдәмендә яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде, тротуарлар төзелде, юллар яңартылды, парковка урыннары артты. «Ямьле йорт» идарәче компаниясе җитәкчесе Минсәгыйт Хәсәнов билгеләп үткәнчә, быел бу программа әлеге компания балансында булган 16 йортның 13ен колачлаячак.

Шәһәрдә ишегалларын ачу әлеге йортларда һәм якын-тирәдә яшәүче балалар өчен искиткеч бәйрәм булды. Мәдәният бүлегенең тату командасы белән бергә алар күңелле уеннарда һәм ярышларда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International