Урта Камышлы авылында реконструкциядән соң мемориал ачылды

2021 елның 10 сентябре, җомга

Урта Камышлыда танылган якташлары Николай Плониш истәлегенә яңа мемориал, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга яңартылган һәйкәл һәм Иван Мичуринга мемориалны тантаналы шартларда ачтылар. Төзелеш һәм реконструкция эшләренә чаралар җирле бюджеттан бүлеп бирелгән. Николай Плонишның исеме күпләргә таныш. Мәшһүр рәссамның картиналары илебездәге һәм чит илләрдәге музейларда һәм галереяләрдә, шул исәптән Мәскәүнең Третьяков галереясендә дә урын алган. Берничә эше Урта Камышлыда яшәүче Станислав Осиповның йортын да бизи. Авылдашлары белән бергә бу көнне хөрмәтле якташларының хәтерен яд кылырга ул да килгән иде. – Николай Иванович, һәркем аны төрлечә кабул итсә дә, күренекле кеше иде. Аның һәр картинасының җентекле тасвирламасы бар, ул сюжетка үз авторлык бәясен биргән, детальләренең мәгънәсен аңлаткан. Аның картиналарында югары фәлсәфә бар, аңа һәркем дә беренче тапкырдан ук төшенә алмый. Тасвирламалар тулы бер брошюраларга, блокнотларга сыйган. Мин аңа үзем өчен берничә картина ясарга заказ биргән идем, миңа аның иҗаты ошый. Кире какмады, рәхмәт. Ул вакытта Норильскида яши идем. Әмма мин кире авылга кайтканда ул якты дөньядан киткән иде инде. Картиналарны сәләтле рәссам, якташым турында якты хәтер итеп саклыйм. Алар абыемда да бар, – дип уртаклашты мемориалны ачу тантанасында Станислав Вальтрович. Ул киләчәктә Николай Плонишның бюстын да ачарлар дигән өметен белдерде. – Бу – безнең уртак теләк, һичшиксез, аны тормышка ашырырга тырышачакбыз, – диде бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Валентина Вафина. Быелның маенда Николай Ивановичка 85 яшь тулган булыр иде. Аның юбилее уңаеннан төрле чаралар оештырылган. Танылган якташларына мемориал төзү идеясе беренче тапкыр нәкъ менә шул вакытта туган да. Инициативаны рәссамның кызы Юлия Плониш та хуплап чыккан. Ул әтисенең кече ватаны белән бәйләнешләрен өзми.

 – Без Николай Плонишка мемориалны Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә ясалган һәйкәл янына куюны дөрес дип таптык, чөнки аның авторы ул бит, – дип билгеләп үтте Валентина Петровна. Әлеге һәйкәлдә яу кырларында һәлак булган 168 һәм туган авылларына Җиңү белән кайткан 84 сугышчының исеме мәңгеләштерелгән. Аларның батырлыгы киләсе буын якташлары өчен дә үрнәк булып калачак. Һәм бәйрәм уңаеннан гына түгел, гадәти көннәрдә дә бирегә чәчәк бәйләмнәре китерәчәкләр.

– Мин якында гына яшим, һәйкәл янына еш киләм. Биредә әтиемнең исеме дә бар – исемлектә икенче булып тора. Абузяров Гаврил Антонович. Аны фронтка 1941 елның августында чакырганнар. Госпитальдә яраларыннан һәлак булган. Тверь өлкәсендә җирләнгән. Кызганычка каршы, миңа аны бер тапкыр да күрү насыйп булмады, мин ул сугышка киткәннән соң туганмын. 2008 елда без гаиләм белән Бежецк шәһәрендә әтиемнең туганнар каберлегендә булдык. Анда тагын 8 солдат ята. Тагын бер тапкыр булса да барып кайтасы, ул җиргә башымны иясе иде, – дип күз яшьләрен тыя алмады фронтовикның кызы Ольга Матвеева. Ул әтисе турындагы хәтерне, аның шәхси әйберләрен, фотосурәтләрен, документларын кадерләп саклый. Алар арасында Гаврил Абузяровның 1939 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашуы турындагы таныклыгы да бар. Ул сугышка кадәр ат караучы булып эшләгән. Яңартылган Хәтер һәм Дан аллеясендә урын алган Иван Мичурин бюсты белән дә Урта Камышлы авылы тормышындагы бик күп вакыйгалар бәйләнгән. 1952 елда җирле колхозга танылган биолог һәм селекционер, РСФСРның атказанган фән һәм техника хезмәткәре булган Иван Мичурин исеме бирелә. Колхоз 1998 елга кадәр эшли. Бюст нәкъ менә шул чорда урнаштырылган.

– Ул да тарихыбызның бер өлеше булып тора. Кызганычка каршы, советлар чорыннан соң һәйкәл җимерелгән иде һәм менә быел гына без аны реконструкцияли алдык, – диде Валентина Вафина. Чара кунаклары – район башлыгы Линар Маняпов, Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин да үз чыгышларында тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр

                                                                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International