Россиядә “Тынычлык йөгерүе” халыкара эстафетасы быел 30 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей елында эстафетада катнашучылар өч юнәлеш буенча 3600 километр юл узачак. Ижевск шәһәреннән старт алган Идел буе юнәлеше буенча юлга чыгучылар 6 сентябрьдә Татарстанга килеп җитте. Команда әгъзалары 4 көн эчендә Тынычлык факелы белән 250 километрга якын юл узды һәм 9 сентябрьдә Нурлатта чираттагы тукталышын ясады. Бу көнне тоташ яңгыр явып торуы да халыкара эстафета катнашучыларына комачаулый алмады. Шәһәргә керү юлында аларга җирле җиңел атлетика сөючеләр кушылды. Бер-берсенә Тынычлык факелын тапшырып, алар шәһәрнең “Тулпар” спорт сараена йөгереп килеп җиттеләр. Ә биредә аларны районның спорт сөючеләре һәм Галимҗан Хөсәенов исемендәге, “Ледок” спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар каршы алды. Йөгерешчеләрне Нурлат районы башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде, Ульян шәһәреннән чарага дип махсус кайткан якташыбыз, күренекле марафончы Михаил Горелов та үзенең теләкләрен җиткерде.
– “Тынычлык йөгерүе” – гадәти факел эстафетасы гына түгел, ә гаҗәеп сәяхәт ул. Безнең күңелебезнең тынычлык, игелек һәм бердәмлеккә сәяхәте. Без җирдә тынычлык булсын дип хыялланабыз. Барысы да үзебездән, безнең һәркайсыбыздан тора. Һәм минем бүген әлеге хыялымны башкаларга да тапшырасым килә, – дип мөрәҗәгать итте нурлатлыларга эстафетаның иң өлкән катнашучысы, тынычлык илчесе 77 яшьлек Светлана Хисаметдинова. Һәм Нурлатта аның бу сүзләре күпләрне рухландыра алды дияргә мөмкин. Чөнки команда әгъзалары ихласлыклары, эчкерсезлекләре белән яшь нурлатлыларның һәркайсының күңеленә ачкыч ярата, үзләренең теләкниятләрен башкаларга да тапшыра алды. Яшь буынга “Тынычлык йөгерүе”нең асылы турында гына сөйләп калмыйча, ихлас аралашуга җәлеп иттеләр. Иң мөһиме – бу көнне очрашуга килгән һәркем Тынычлык факелын кулына алып, үзен әлеге дөньякүләм мөһим вакыйганың катнашучысы итеп тоя алды.
– Мин бүген өлкән спортчылар белән бергә “Тынычлык йөгерүе”нә кушылдым, кулларыма факелны тотып карадым һәм моңа бик шатмын. Кайчан да булса үзем дә Халыкара эстафетада катнашырга хыялланам, – дип тәэсирләрен уртаклашты җиңел атлетикада бәлки әле беренче, әмма инде уңышлы адымнарын ясаучы Сабина Бәширова. Эстафетачылар командасына ул абыйсы, шулай ук йөгерү һәм чаңгыда йөрүне үз итүче Рәдиф белән кушылды. Эстафета командасы Россиянең төрле шәһәрләреннән төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге 15ләп спорт сөючене берләштерә. Мәсәлән, команда капитаны Денис Лазарев – Мәскәүдән.
– Россияне аркылыга буйга йөгереп чыксам да, шулай килеп чыкты, Татарстанда мин әле беренче тапкыр. Биредә үз уңышлары, үз Ватаннары белән чиксез горурлык кичерүче кешеләр яшәвенә игътибар иттем. Бу һәр шәһәрдә сизелә. Биредә яшәүче халык кунакчыл, ачык йөзле, ихлас, бәхетле һәм бар җирдә дә җылы каршы алалар, – дип билгеләп үтте ул. Нурлат исә “Тынычлык йөгерүе” эстафетасының Татарстан маршрутында соңгы нокта булды.