Муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышларының берсе булып авария хәленә анализ ясау һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр, мәктәп автобуслары маршрутларының юл шартларын тикшерү нәтиҗәләре, балаларны йөрткәндә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү торды.
Юлларда, җәяүлеләр кичү урыннарында, бигрәк тә мәктәпләр, балалар бакчалары янында куркынычсызлык чараларын көчәйтү бурычы куелды.
Комиссия әгъзалары, мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма белгечләре «Нурлат муниципаль районында һәм Нурлат шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль максатчан программасының үтәлеше, 2021/2022 елның кышкы чорында эшкә юл оешмаларын әзерләү планы турында доклад тыңладылар.
Шулай ук муниципаль комиссия әгъзалары җирле халыктан район башкарма комитетына кергән гаризалар һәм мөрәҗәгатьләрне карадылар.