Нурлат спортчысы дөнья беренчелегендә уңышка иреште

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Илона Ершова Россия командасы составында ярышларда катнашты һәм бронза медаль яулады.

15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге 5-8 сентябрьдә Мамадыш районында узды. Анда Россия җыелма командасын 14 кешедән торган команда тәкъдим итте. 12 илдән килгән спортчылар арасында Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан һәм хәтта Һиндстан вәкилләре дә бар иде.

Илона кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Самбо спортның төп төре дип санаса да, аның башка төрләрендә дә уңышлары шактый. Үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге, спортка җитди карашы һәм тренер белән бердәм командада килешеп эшләве белән ул спортта ышанычлы алга баруын дәвам итә.

Моңа кадәр Илонаның республика, Россия һәм Идел буе федераль округы ярышларында җиңү яулаганы  бар иде инде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International