Автобабай-2021: Нурлатта традицион машина йөртү осталыгы конкурсы узды

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне Нурлатта Өлкәннәр көненә багышланган традицион машина йөртү осталыгы бәйгесе үтте.

Тәҗрибәле шоферлар арасында автоярыш Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Нурлат бүлекләре инициативасы буенча үткәрелде. Чараның төп максаты – өлкән яшьтәге төрле категориядәге автосөючеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуларны булдырмау. Анда руль артына әле яңа гына утырганнар да, тәҗрибәле шоферлар да катнаша ала. Ярышларда яшьләре 60тан узган машина йөртүчеләр үз көчләрен сынап карады. Катнашучылар арасында без гүзәл затлардан Елена Сидорованы да очраттык. Җиңүче исеме өчен көрәштә ул ир-атлардан һич тә калышмады, ярышларның барлык этапларын да лаеклы узды.

– Бәйге турында белдерүне күрү белән үк катнашырга дип карар кылдым. Машина йөртергә яратам, рульдә йөрүдән зур канәгатьлек алам. Әлбәттә, бүген җиңүгә өмет тотам, әмма уңыш елмаймаса да, кәефемне төшермәячәкмен, чөнки бирегә яңа эмоцияләр алырга килдем, – дип уртаклашты Елена Сидорова. Бәйге шартлары буенча, катнашучылар сынауны ике этапта уздылар. Беренчесендә алар вакытка юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр, икенчесендә исә автодромда махсус сынаулар уздылар: машиналарын параллель парковкага куйдылар, артка хәрәкәт иттеләр һәм башка биремнәрне үтәделәр. Ир-атлар арасында иң тәҗрибәле машина йөртүче булып Рөстәм Гатауллин танылды, икенче урында – Константин Иванов, өченчедә – Александр Мясников. Дипломнар, кубоклар һәм махсус бүләкләрне аларга районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов тапшырды.

– Әлеге бәйгене без ел саен үткәрәбез, узган ел гына искәрмә булды. Пандемия аркасында аны уздыра алмадык. Быел мондый мөмкинлекнең тууы һәм традициянең дәвам иттерелүе сөенечле, – дип билгеләп үтте Илдар Зөфәрович. Конкурсантларның барысы да ярышлардан көр кәеф белән китте, чөнки аралашудан алар үзләренә уңай энергия алдылар. Ә менә җиңүчегә әлегә тынычланырга иртәрәк – киләсе дүшәмбедә ул бәйгенең Чистайда узачак зона этабында районыбыз данын яклаячак.

 – Минем машина йөртү стажым 47 елдан артыграк, бу бит ярты гасырга якын дигән сүз, хәер, бәйгедә дә беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Аның киләсе этабында лаеклы нәтиҗә күрсәтермен, дип өметләнәм, – дип уртаклашты Рөстәм Гатауллин. Без исә аңа уңышлар һәм республика ярышларының финалына кадәр җитүен телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International