Нурлат китапханәсендә китапларын китерергә оныткан укучылар өчен гафу итү акциясе старт ала

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Фондның сакланышын тәэмин итү өчен, 2021 елның 10 сентябреннән 17 сентябренә кадәр балалар китапханәсе «Китабыңны кайтар!» акциясен уздыра.

«Бу көннәрдә «бурычлы» исеменнән арынырга һәм китапханә китапларын шелтәләрсез кайтарырга тәкъдим итәбез. Алар өй киштәсендә урын алып торалардыр, мөгаен. Югалган басмаларны тигез бәядән алыштырып була, - ди шәһәр балалар китапханәсе мөдире Галина Ерышова.

 

Китапларын китерергә онытканнарны К.Маркс ур., 22 адресы буенча шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр көтәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International