Шул көннәрдә бишенче сыйныф укучыларына Мәктәп укучысының иминлек көндәлеген тараттылар. Мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, аларны районның 663 укучысы алган. Мәктәп укучысының иминлек көндәлеге балалар өчен интернет-ресурс – “Сакла” республика тәрбия-белем бирү проектына бәйләнгән. Биредә балалар өчен бәйгеләр оештырыла, бүләкләр уйнатыла, юл йөрү кагыйдәләре, хәбәрләр бастырыла. Укучылар әти-әниләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган блоглар алып баралар. Сайтта хәбәр итүләренчә, ел ахырында иң яхшы блогерларга бүләкләр биреләчәк. Өстәвенә, балларны күбрәк җыйган саен, алар РФның виртуаль полиция генералына кадәр җитү мөмкинлеге дә алалар.
Проектны Нурлат районының баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов та хуплый. – Мәктәп укучысының иминлек көндәлеге, проектның үзе кебек үк, балалар юл йөрү кагыйдәләрен җиңелрәк аңласыннар һәм исләрендә калдырсыннар өчен кирәк. Аларны тормыш кагыйдәләре дип тә атарга мөмкин. Бу буш сүзләр түгел. Ул, чыннан да, шулай, – диде Илдар Әхмәтҗанов, һәм укучылар белән аларның әтиәниләренә әлеге уку елын кызыклы һәм файдалы үткәрүләрен теләде. Иминлек көндәлеге 3нче мәктәпнең 5б сыйныфы укучыларында зур кызыксыну уяткан. Аны сыйныф җитәкчеләре Ольга Душенькина белән бергә өйрәнгәч, алар проектта актив катнашу теләге белән яна башлаганнар. – Безнең сыйныфта 33 бала укый. Әле шул көннәрдә генә әти-әниләре белән балаларның иминлеге турында сөйләштек. Яңа көндәлекләр аларга мөһим кагыйдәләрне бергәләп кабатларга, юлларда яхшырак ориентлашырга мөмкинлек бирәчәк, – дип уртаклашты Ольга Валерьевна. Көндәлекләрне рус һәм татар телләрендә алып барырга була.