Нурлатлыларга зур габаритлы транспорт чарасын озата бару кагыйдәләре турында сөйләделәр

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркынычсызлык максатларында зур габаритлы транспорт чарасын күчерүдә һәм авыр йөк ташуда махсус озата баруны тәэмин итәргә киңәш итә.

Озата баручы автомобиль буларак, яктылыкны кире кайтаручы сары-кызгылт сары полосалары һәм кызгылт сары төстәге тавыш биргеч утлары булган җиңел автомобильләр кулланыла.

Озата баручы автомобильнең төп бурычы-юл хәрәкәтендә катнашучыларга стандарт булмаган габаритлы йөкләрне ташу турында хәбәр бирү. Исегезгә төшерәбез, эре габаритлы йөкне алып бару бурычы йөк ташучыга яисә йөкне җибәрүчегә йөкләнә.

Өстәмә мәгълүматны учреждение сайтыннан алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International