Нурлатта НУАД хезмәт коллективы җыелышы кунаклар катнашында узды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Очрашуда мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашуы «Татнефтедор»ҖЧҖнең Нурлат автомобиль юллары идарәсендә узды. Чарада Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һәм «Татнефтедор» ҖЧҖ директоры Рөстәм Гарифуллин катнашты.

Алмаз Сәлимович үз чыгышында районның хисап чорындагы мөһим социаль-икътисади күрсәткечләрен әйтеп үтте.  Биредә шулай ук предприятие эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, хезмәт коллективы әгъзалары үз сорауларына җаваплар алды.

Очрашудан соң экология һәм табигый байлыклар министрына инвестицион программа кысаларында сатып алынган заманча техника һәм тагылмалы җиһазларны тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International