Нурлатта махсус программа буенча төзекләндерелгән ишегалды тантаналы төстә ачылды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Нурлатта «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында капиталь ремонтланган Самаренкин урамындагы 14-нче номерлы йорт ишегалдын тантаналы рәвештә кулланылышка тапшырдылар..

Бу – “Безнең ишегалды” президент программасы буенча Яшьлек микрорайонында капиталь төзекләндерелгән беренче ишегалды. Ә аны ачу тантанасы ишегалды бәйрәменә әверелде. Кайнап торган самавыр, коймак һәм тәм-томнар, балаларның күңелләрен ачучы аниматорлар, импровизацияләнгән сәхнә... Чарада республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, “Татнефтедор” директоры Рөстәм Гарифуллинның да катнашуы аңа тагын да зуррак тантаналылык өстәде.

– “Безнең ишегалды” программасы бик әһәмиятле, ул шәһәр халкы өчен иң якыныдыр, мөгаен, – дип билгеләп үтте район башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

– Ишегалды нык үзгәргән – ул хәзер заманча, матур, төзек. Ишегалдыгыз тату булсын. Биредә  уңай  тормыш, күршеләрнең аралашуы өчен бар нәрсә дә бар: таганнар, комлык куелган уен мәйданчыклары, ял итү өчен эскәмияләр, хәтта мәгълүмат тактасы да урнаштырылган, юлга асфальт түшәлгән, машиналар өчен парковка ясалган. Боларның барысы да яктыртыла – яңа утлар да урнаштырганнар.

 – Подъезддан чыккач, ишегалдындагы шундый матурлыкны күреп, күңелдә шатлык хисләре туа. Биш ел эчендә без күпфатирлы бөтен йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерергә тиешбез. Бу зур бурыч, һәм без аны бернинди хәлләргә дә карамый үтәргә тиеш. Республика Президенты аны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тапты, – диде министр. Рөстәм Гарифуллин исә, иң беренче чиратта, район башлыгына ышаныч күрсәтүе өчен рәхмәт сүзләре белдерде – Нурлатта ишегалды территорияләрен төзекләндерү белән ул җитәкләгән предприятиенең филиалы шөгыльләнә һәм ул әлеге эшне яхшы башкарып чыккан. Йортта яшәүчеләр дә аңа шундый бәя бирде.

 – Беренче булып капиталь ремонтны безнең ишегалдыннан башлаулары өчен рәхмәт. Без биредән галош белән дә үтә алмый идек, хәзер үкчәле туфлилардан йөрибез. Рәхмәт сезгә. Ишнгалдыбызны гөлбакча иттегез, – дип халык фикерен җиткерде Гөлсирә Шәйдуллина. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Ә нәни нурлатлылар, әлбәттә инде, балалар мәйданчыгында уйнарга ашыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International