Людмила Рыбакованың гражданнарны чираттагы кабул итүе онлайн режимда узды.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова гражданнарны кабул итте. Сайлаучылар онлайн режимда пенсия алды яшендәге гражданнарны, инвалидны эшкә урнаштыру, районда территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге, шикәрчеләр микрорайонын төзекләндерү һ. б. мәсьәләләр буенча үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр.
Депутат барлык кергән сорауларны да шәхси контрольгә алды.