«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 ел, № 95 Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил телефон аша уртак тематик «кайнар линияләр»не үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.
2021 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская белән укучыларның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" булачак.