Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Консультацияләрне 2021 елның 9 сентябрендә сәгать 12.00дән алып 16.00 сәгатькә кадәр Нурлат шәһәре, Школьная урамы, 10 нчы йорт адресы буенча алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус авыруы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында, эшкуарларны бердәм «Ачык ишекләр» көнендә кабул итү 8 (843) 45-2-08-83 һәм 8(843)452-19-71 телефон номерлары буенча алдан язылып үзегезне кызыксындырган сорауларны бирү рәвешендә мөмкин булачак.