Нурлат районында традицион очрашулар дәвам итә.
Нурлат элеваторы коллективы белән район җитәкчелегенең чираттагы ачык диалогы узды. Җыенның көн тәртибендә берничә сорау иде. Районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин таныштырды.
Предприятиенең агымдагы елдагы эшенә башлангыч нәтиҗәләр һәм киләчәккә планнар белән аның җитәкчесе Мансур Гайфуллин таныштырды.
Очрашу барышында элеватор хезмәткәрләре җирле хакимият вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирде. Аларның кайберләренә җавапларны алар урында ук алды, икенчеләре исә эшкә алынды.