Нурлат укучылары юл йөрү кагыйдәләре буенча спектакль карады

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллының «Калейдоскоп» театры актерлары шәһәр гимназиясе һәм 9нчы номерлы урта мәктәп укучыларына юл йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча куелган спектакль күрсәттеләр.

 

«Юл кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк» спектакле геройлары балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Уен формасында аңлаттылар, кагыйдәләрне белү аларга һәрвакыт юлда ориентлашырга ярдәм итәчәк икәнен искәрттеләр. Актерлар 4 сеанс спектакль күрсәтте, спектакльне барлыгы 500 дән артык бала карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International