Нурлат чабышкысы Татарстан Республикасы Президенты Кубогына лаек булды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Нурлатның «Ягуар» спорт клубыннан Бернардино Чарм атының Татарстан Республикасы көненә багышланган традицион ат чабышларында җиңүе шәһәр көненә һәм нефтьчеләр көненә матур бүләк булды.

Җайдак Станислав Гончаров белән Бернардино Чарм аты бу ярышта финишка беренче булып килде. Җиңүче жокейга бүләкне Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев тапшырды.

Җайдакны һәм клуб җитәкчесе Шамил Яһудинны җиңүе белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International