Дәресләр 1 сентябрьдә башланып ай ахырына кадәр дәвам итәчәк әле.
Янгын куркынычы һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда персоналны гамәли күнекмәләрне үтәүгә әзерләүне камилләштерү, административ биналардан һәм социаль өлкә объектларыннан эвакуация вакытында тиз һәм төгәл карарлар кабул итү өчен кирәкле тотрыклы күнекмәләрне булдыру максатыннан, 2021 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр 73 янгын-коткару часте инженер-инспекторлык составы кешеләр күп була торган урыннарда гамәли укыту - өйрәтү күнекмәләре үткәрәчәк.
“Шул ук вакытта эвакуация, янгынга каршы тору юллары, хезмәткәрләрнең инструкцияне белүләренә дә аерым игътибар биреләчәк", – дип билгеләде 73 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Лилия Шәкурова.