Җәй көне мәктәп укучыларыннан иң күп китапны кем укыды икән? Әлеге сорауга җавапны шәһәр балалар китапханәсендә бирделәр. Җәйге каникуллар нәтиҗәләре буенча, кызлар арасында иң калын формуляр Амелия Бакированыкы, малайлар арасында – Самат Минһаҗевныкы. Амелия 9нчы мәктәпнең 4б сыйныфында укый. Июнь аеннан сентябрь башына кадәр ул 40тан артыграк китап укып чыккан.
– Бу – җәйгә бирелгән һәм үз эченә 30 әсәрне алган әдәбият исемлеге, моннан тыш, Амелия өстәмә рәвештә ирекле уку өчен тагын 10нан артыграк китап сайлады, – дип билгеләп үтте Нурлат балалар китапханәсе мөдире Галина Ерышова. Самат – шәһәр гимназиясенең 6В сыйныфы укучысы.
– Ул фантастика һәм юмористик хикәяләр укырга бик ярата. Укыганнары турында һәрвакыт китапханәчеләр белән уртаклаша, – дип аны барлык яшь китап укучыларга үрнәк итеп китерә Галина Михайловна.