Ключи микрорайонында ат спорты белән шөгыльләнү өчен җәйге манеж ачылу уңаеннан конкур буенча ачык ярышлар узды. Анда Нурлаттан бердәнбер катнашучы Илина Әфләтунова 1нче һәм 2нче урыннар яулады.
Манеж ачылу тәҗрибәле җайдакларның гына түгел, ат спорты яратучы һәркемнең күңеленә хуш килде. Дүрт аяклы дусларына атланып 50дән 100 сантиметрга кадәрле биеклектәге 8 каршылыклы маршрутны узарга тиешле катнашучылар өчен нурлатлылар җан атарга шәһәрнең төрле микрорайоннарыннан килгәннәр иде. Чыгышларны Бөтенроссия категорияле хөкемдар Светлана Панова бәяләде. Ул шулай ук Самара өлкәсе буенча Ат спортын яратучылар федерациясе рәисе дә булып тора.
– Спортның әлеге төрен үстерү өчен мондый мәйданчыклар барлыкка килүенә бик шатмын. Балалар өчен булса бигрәк тә, – ди Светлана Викторовна. Бу аның Нурлатка беренче генә килүе әле һәм ярышлар аңарда оештырылу ягыннан да, яшь җайдакларның чыгышлары буенча да яхшы тәэсирләр калдырды. Чараның тантаналы өлеше Россия һәм Татарстан гимннары астында катнашучылар парады белән ачылды.
Спортчыларга сәламләү сүзләре белән Рафаэль Камаев та чыгыш ясады. “Безнең инициатива район җитәкчелегенең хуплавын табар һәм дәвамлы булыр дип ышанып калам”, – дип, ул ярышлар традиционга әверелер һәм районның спорт календаренә керер дигән өметен белдерде. Тулаем, ярышларда катнашучыларның да, җанатарларның да уртак теләге иде ул. Ә Нурлатта яңа манежның ачылуы районыбызда ат спорты үз үсешенең яңа этабына күтәрелүен һәм киләчәктә аның визит карточкасына әверелү мөмкинлеген тагын бер кат раслады. Шәһәребезнең төп символы да нурлы ат бит.
Манеж кырына беренче булып иң яшь катнашучылар чыкты. Болар – 2007-2009 елгы җайдаклар. Алар 6 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк атларда чыгыш ясадылар. Аннан соң 2003-2007 елгы, шулай ук 1997 елгы һәм аннан да зуррак җайдаклар үз осталыкларын күрсәтте.
Тулаем, 5 комплект бүләк уйнатылды. Һәр зачет җиңүчеләренә һәм призерларына медальләр, грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды, болардан тыш, җиңү яулаучылар истәлек кубокларына да ия булдылар. Ярышларда 14 спортчы катнашты, алар Самара өлкәсенең Чаллы Башы, Борск авыллары һәм Волжск шәһәре ат спорты мәктәпләрен тәкъдим иттеләр. Нурлат гимназиясендә белем алучы Илина атта йөрү осталыгын Чаллы Башы авылының “Кентавр” балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбендә чарлый.