Нурлат шәһәре һәм Нурлат районының иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәүгә традицион конкурс җәй башында игълан ителгән иде.
Традицион бәйге быел да оешма-предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр һәм идарәче компанияләр коллективлары катнашында узды.
Шәһәр һәм район халкыннан да бик күп гаризалар керде. Моңа конкурсның беренче тапкыр 6 номинация буенча узуы да этәргәндер. Конкурс комиссиясе карары белән тагын ике номинация кертелде - «Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү» һәм «Йорт яны территориясен бизәүгә иҗади якын килү».
Әйтергә кирәк, шәһәр халкы да, авыл җирлекләре дә актив катнашты. Мәсәлән, Мамык авылында яшәүче Валентина Смирнова «Йорт яны территориясен бизәүгә иҗади якын килү» номинациясендә җиңүче булды.
"Конкурста быел беренче тапкыр катнашам. Шәһәр көнендә җиңеп бүләк алу күңелле", - дип билгеләп үтте Валентина Николаевна.
Җиңүчеләргә дипломнар, шулай ук акчалата сертификатларны төп сәхнәдә Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы урынбасары Линар Маняпов тапшырды.