Нурлатлылар шәһәр көнен һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итте

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Нурлатта бәйрәмчә җанлылык хөкем сөрә: шәһәрнең үзәк өлешендә ике бәйрәмне – шәһәр көнен һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен берләштергән зур бәйрәм уза.

Бәйрәм чаралары Карл Маркс урамы һәм үзәк мәйданда  башланып китте. Төрле интерактив, анимация, иҗади-музыкаль һәм башка мәйданчыклар эшләде, мастер-класслар, спорт чаралары, сабын куыклары тамашасы, балалар һәм өлкәннәрнең күңелләрен аниматорлар һәм ходулистлар күрде, ә «Нурлат - еллар аша» фотокүргәзмәсе Нурлат җирендә нефтьчеләрнең беренче адымнары, исемнәре алтын хәрефләр белән нефть табу тарихына  язылган беренче юл салучылар турында искә төшерде.

Тантаналы өлеш шәһәрнең үзәк мәйданында урнаштырылган зур сәхнәдә барды. Башта нурлатлылар, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның зур экраннан видео мөрәҗәгатен карадылар.

 

Нурлатлыларны бу мөһим вакыйгалар белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.

Алмаз Сәлимович биредә үк үз эшчәнлегендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән нурлатлыларга югары бүләкләр тапшырды.

Нурлатлыларга котлау сүзләрен бәйрәм кунаклары – ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Дамир Мөхәммәтшин, шулай ук «Нурлатнефть» НГДУ башлыгы Владислав Куманяев та җиткерделәр. Алар шулай ук бүләкләү тантанасын дәвам иттеләр.

Бүләкләнүче нурлатлылар  хөрмәтенә район артистларының һәм иҗат коллективларының концерт номерлары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International